Тозның йод кушылганы файдалырак
19 - 25 май – эндокрин системасы авыруларын профилактикалау атналыгы (25 май – Бөтендөнья калкансыман биз көне уңаеннан)
Эндокрин авырулар эчке секреция бизләре эшчәнлеге бозылудан килеп чыга. Соңгы елларда әлеге авыруларның нык артуы сизелә. Бу калкансыман биз авыруына, шикәр диабетына һәм башка җитди тайпылышларга кагыла. Эндокрин үзгәрешләргә китерә торган төп факторларга түбәндәгеләр керә: йогышлы авырулар, нәселдәнлек факторы, башка органнар һәм системаларның хроник авырулары, йөрәк-кан тамырлары җитешсезлеге, хирургия операцияләре, кайбер препаратлар кабул итү.
Эчке секреция бизләре эшләп чыгарган гормоннар башка органнар һәм системаларның эшен җайга салганлыктан, эндокрин авырулар вакытында матдәләр алмашы бозыла һәм, мәсәлән, тире, бөер һ. б. авыруларга хас симптомнар барлыкка килә. Йодланган тоз куллану яңа туган һәм кечкенә балаларның эндокрин тайпылышларын һәм нерв системасы авыруларын профилактикалауга ярдәм итә.
Кеше организмы ихтыяҗлары нигезендә тәкъдим ителгән йод күләме – тәүлегенә 150-200 мкг. Йодланган тоз – гади аш тозы (натрий хлориды), аның составына химик юл белән калий йодиды яки йодаты кушылган. Андый тозның бәясе гадәти тоз бәясеннән 10%ка гына артыграк.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев