Корбанга сарык яки сыерны ничә сумга алып булачак?
Корбан гаете алдыннан Татарстан мөселманнары бәйрәм көннәрендә корбан чалу өчен сарык яки сыерлар сатып ала. Корбан малы күпмегә төшәчәге турында «Татар-информ» хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Татарстанда сарык бәяләре төрлечә. Бер терлек якынча 10-20 мең сумга төшә. Сарыкның бәясе, гадәттә, аның тере авырлыгына бәйле. Мал зуррак булган саен, ит күбрәк чыга.
Хәзерге вакытта сарыкның тере авырлыгының 1 килограммы өчен 300дән 400 сумга кадәр сорыйлар. Шуңа күрә, 35 кг авырлыктагы корбан малы якынча 10,5-14 мең сумга төшәчәк. Әгәр сарык зуррак булса, аның бәясе дә кыйммәтрәк була.
Шулай ук сыерны да корбан итеп чалырга ярый. 1 сыерны 7 кеше бергә чала ала. Шуңа күрә 1 мөселманга сыер бәясенең җиденче өлешен кертү кирәк була. Татарстанда 1 сыерның бәясе 90 меңнән 130 мең сумга кадәр. Димәк, корбан чалу өчен, кеше 13 меңнән 19 мең сумга кадәр акча сарыф итәчәк, диелә хәбәрдә.
Фото: «ЯҮ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев