Чүп үләннәреннән ашлама ясыйбыз
Дөньялар яшелләнде, күңелләр яшәрде һәм бакчадагы эшләргә җиң сызганып тотынырга әзербез. Чөнки табигать матурлыгын күреп күңел шатлана, ә күтәренке кәеф белән теләсә нинди хезмәт «җырлап» бара. Инде кырый-кымтыктагы үләннәрне чабарга да вакыт җитте. Әмма аларны әрәм итмәскә, ә утырткан яшелчәләребезгә ашлама әзерләүдә кулланырга, җәмәгать, яме. Бернинди химияләрсез, менә шуның ярдәмендә генә дә бакчаларыбыз гөрләп үсәчәк.
Мондый ашлама үсемлекләрне азот, магний, калий һәм башка микроэлементларга баета. Ул бигрәк тә помидор, кыяр, кәбестә, ташкабак һәм чәчәкләргә файдалы.
Ясыйбыз:
- чүп үләннәренең орлыксызларын җыябыз: кычыткан, зәрдә, юеш үлән (мокрица), тузганак, канлы үлән, көтүче сумкасы, сарут һ.б. ярый;
- шул үләннәрне кисмәк, бак,чиләккә тутырабыз, артык тыгызламагыз;
- яшел масса күмелерлек итеп су тутырыгыз – яңгыр яки җыелган су булса тагын да яхшы;
- теләк буенча, агач көле (калий составы ныгыта), 1 стакан тавык яки сыер тизәге (процессны тизләтә), бераз чүпрә яки ипи кисәге (әчетү өчен) өсти аласыз;
- савытны капкач яки пленка белән каплагыз, тик герметик түгел – катнашма «суларга» тиеш;
- 7-10 көн әчесен, көн саен болгатыгыз.
Куллану:
- катнашма каты күбекләнүдән туктаса, димәк, әзер. Сөзеп, 1:10 нисбәтендә (10 л суга 1 л төнәтмә) кулланыгыз. 7-10 көнгә бер тапкыр тамыр төбенә сибегез. Яфракларны ашлау өчен 1:15 нисбәтендә катнаштырырга кирәк. Су белән катнаштырмыйча кулланмагыз, үсемлекләрнең тамырларын «яндырырга» мөмкин.
Мондый ашлауның плюслары:
- тулаем бушлай;
- экологик яктан чиста;
- үсемлекләрне барлык кирәкле матдәләргә баета;
- үсешен стимуллаштыра һәм үсемлекләрнең иммунитетын яхшырта.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев