Бөек Җиңүгә – 80. Мулла Иле олуг шәхесләрен барлый
2 май көнне Мулла Илендә Бөек Ватан сугышында шәһит киткән һәм тылда җиңүне якынайту өчен көч куйган авылдашларыбызны искә алу кичәсе үтте. Авылыбыздан фронтка 609 кеше китеп, аларның яртысы яу кырында ятып калган.
Әмма бүгенге көндә инде сугыштан исән-сау кайтканнарның берсе дә арабызда юк. Әллә шушы дин кардәшләребезне кызганып, әллә халыкны шушы чарада катнаштыру өчен, бакча эшләреннән азрак туктатып торырга теләп, әлеге бәйрәм көнне табигать тә иртәдән еламсырап торды. Шул сәбәпле, урамда тальян моңнары, шигырьләр белән үрелеп барылырга тиешле чара авылыбызның тарихи мәчетендә уздырылды.
Мулла Иле авылының 785 еллык «тарих китабы»на күз салсаң, анда кемнәр генә теркәлмәгән. Авылыбызга нигез салучы укымышлы, аң-белемгә ия Муллагол, Шәехби, Теләшләр; шагыйрь һәм рухани, сәясәтче, вәисевчеләр хәрәкәтен нигезләүче Баһаветдин Вәисев (1804–1893), аның уллары – Гайнанетдин (1878–1918) һәм Газизҗан Вәисевләр (1887–1963); тарихчы галим, педагог Хәйретдин Гыймади (1912–1961); филология фәннәре докторы, профессор Гомәр Саттаров (1932–2021); РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Равил Сәйфетдинов (1938–2018) һәм башкалар. Әйе, горурланырлык кешеләребез бар. Авылыбыз тарихына мөрәҗәгать итүче һәр кеше сүзне шушы шәхесләребездән башлый. Әмма 1000 елга якын тарихы булган авыл өчен бу исемлек, әлбәттә, бик кечкенә. Тарих битләрендә яңа сәхифәләр ачу, игътибарга лаек шәхесләребезне барлау, аларны авылым халкына ишеттерү – һәрберебезнең бурычы. Санап үтелгән мәртәбәле шәхесләр янәшәсендә яшәп, хезмәт итеп, фидакарь гамәлләр башкарган гади авылдашларыбыз да шактый булган бит. Аларның һәрберсе тарихта үз урынын табарга лаек.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әлеге чарада без тынгы белмәс, тырыш, уңган-булган авылдашыбыз Хөсәенов Хәмидулла Хөсәен улы (1879–1959) (Ирек Абдуллинның әбисе Фатыйманың әтисе) белән күрешкәндәй булдык. Хәмидулла бабай, алма бакчасы үстереп, умарта кортлары тотып, үз тырышлыгы белән көн күргән урта хәлле авыл крестьяны була. Бөек Ватан сугышы вакытында Җиңү өчен бабай үзеннән зур өлеш кертә – хәләл көче белән эшләп табылган акчаларын хәрби самолетлар төзелешенә җибәрә. СССРның Оборона халык комиссариаты һәм СССР Кораллы Көчләренең Югары Баш Командующие И.В. Сталин, Хәмидулла Хөсәен улының әлеге гамәлен югары бәяләп, үзенең «Рәхмәт хаты»н юллаган. Бу хат Бөек Ватан сугышы тулы көчкә барган 1942 елда Хөсәенов Хәмидуллага килеп ирешә һәм бүгенге көндә ышанычлы варисларының шәхси архивында саклана.
Үзенең изге эш-гамәлләре белән танылып өлгергән авылдашыбыз Ирек Абдуллин әлеге бәйрәмне оештыруга төптән уйлап, ныклап әзерләнгән, зур көч куйган. Кичәнең гаҗәеп моментлары күп булды. Моннан 100 ел элек яшәгән Хәмидулла бабайның шәхси әйберләре бүгенге көнгә кадәр килеп җитүенә сокланмый мөмкин түгел. Алар арасыннан, үзенә күрә зәвык белән эшләнгән, таянып йөргән таягы, хуҗаларының кул җылысын саклаган затлы чәй сервизы һәркемдә кызыксыну уятты. Ирек әфәнде әбисе Фатыйма ападан ишеткән мәгълүматлар белән уртаклашты. Үзенең күңел түрендә сакланган якты истәлекләрне һәр килгән кешенең йөрәгенә барып җитәрлек мавыктыргыч итеп тасвирлады. Чыгышлардан күренгәнчә, авыл халкы арасында Хәмидулла бабай билгеле кеше була. Бу хакта авылда туып, бүгенге көндә дә авылымда яшәүче Рәшит абый Яруллин әби-бабаларыннан ишетеп, күңелендә саклаган хатирәләрен яңартты. Ул сөйләгән истәлек – Хәмидулла бабайның җыйган акчалары дымланып, шул бурсыган кәгазьләрне киптерү вакыйгасы – бигрәк тә тәэсирле булды.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы, Мулла Иленә битараф булмаган якташыбыз, Шырдан авылы егете шагыйрь Ирек Сафин бу юлы да очрашуга бүләксез килмәгән иде. Кичәгә махсус язылган шигырендә ул Хәмидулла бабайны төрле яклап ачарга тырышкан:
...Мактанмады, гадел,
тыйнак булды,
Тирен түгеп сөрде сукасын,
Күп татыды, ләкин зарланмады,
Заманында «Лаеш шулпасын»!
Урта хәлле җир кешесе иде,
Мал-туары табыш китерде,
Умартасы, ишеткәнсез инде,
Зөя буйларына сибелде.
...Шушы юмартлыгы Ватан өчен,
Акча биреп очкыч төзетте,
Һавадагы фашист «ас»ларын да
Аның самолеты өркетте!..
(Әлеге шигырьнең тулы варианты белән авторның ВК битендә танышырга мөмкин.)
Махсус кунак буларак чакырылган, Татарстанның халык артисты, Бәчек авылында туган якташыбыз, нәфис сүз остасы Рәшит Сабировның да очрашуга кайтуы авылыбызга карата зур ихтирам булды. Аның көчле тавыш белән сөйләгән «Сафура, Бәкер һәм трактор» юмористик хикәясе тыңлаучыларны дәһшәтле сугыш еллары ачысы аша елмаерга мәҗбүр итте. Һәм бер үк вакытта әсәрнең авторы, якташыбыз, күренекле шагыйрь һәм прозаик, күрше Карашәм авылы егете Фаил абый Шәфигуллин истәлегенә мәдхия булып та яңгырады.
Хәмидулла бабай безнең күңелләргә олы йөрәкле бик гади авыл карты булып кереп калды. Чараның башында ук баннердан безгә күз ташлаган бабай, әйтерсең, үзе дә янәшәдә булды. Аның моңсу күз карашында «Безне онытмагыз!» дигән мәгънә салынган төсле иде.
Әлбәттә, шушындый эчкерсез, үткәннәрне барлау юлында җан атып йөргән оныклары булганда, борчылырга урын юк. Алар үзләре өчен генә түгел, киләчәк буын онытмасын дип тә тырыша. Ирек Абдуллин, Хәмидулла бабайның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, ул 1900–1959 елларда яшәгән нигезгә (Әрә эче урамында Хөсәенова Мәрьям апа яшәгән 21нче йорт. Бәйрәм шушы йорт каршында узар дип уйланылган иде) урнаштырыр өчен, истәлек тактасы да әзерләгән. Әлеге хәтер кичәсендә, Хөсәенов Хәмидулла Хөсәен улы, Абдуллин Хәлил Абдулла уллары (Ирек Абдуллинның әтисенең әтисе) белән беррәттән, барлык шәһит киткән авылдашларыбыз рухына дога кылынды. Хәтер кичәсенең дәвамы буларак, авылыбызның ике мәчете тирәсенә сугыш кырында батырларча һәлак булганнар истәлегенә чикләвек агачлары утыртылды.
Безгә, бүгенге чор балаларына, шушы матур үрнәктә үткәннәрне барлап, хатирәләрне яңартып яшәү бик тә кирәк. Әби-бабайларыбызны онытмыйча, булдыра алганча, изге гамәлләр кылып яшәсәк иде!
Фәния Гыйззәтуллина – Фәйзуллина, Казан – Мулла Иле
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев