Яшел Үзән районы Карашәм авылында Фаил Шәфигуллинның 86 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды
Карашәм мәдәният йортында күренекле татар язучысы, якташыбыз Фаил Шәфигуллинның 86 еллыгына багышланган искә алу кичәсе үткәрелде.
Хур күрмибез кайда барсак та -
Йөрәккә дәрт бирә бер аhәң;
Җилләр чыга, куба давыллар.
Сүнми барыбер, сүнми, яна шәм.
Дәртләндереп, җанны яктыртып
Торучы син, син ул, Карашәм!
Карашәм мәдәният йортында күренекле татар язучысы, якташыбыз Фаил Шәфигуллинның 86 еллыгына багышланган искә алу кичәсе үткәрелде.
Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин 1939 елның 18 маенда Татарстан АССРының Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1970 елдан башлап Фаил Шәфигуллин Казанда журналистика эшендә: башта «Казан утлары» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары яшь язучыларның әдәби әлманахы «Идел»нең җаваплы редакторы була. Гомеренең соңгы елларында (1975 — 1982) ул республика юмор-сатира журналы «Чаян» редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли. Фаил Шафигуллин иҗаты чәчәк аткан вакытында, 1982 елның 7 октябрендә фаҗигале рәвештә hәлак була.
- Кичәдә катнашучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык, шигырьләр сөйләдек, җырлар да җырладык, – дип яза Карашәм авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.
Фото: Миләүшә Зиннәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев