14 июнь 2025 яңалыклары
-
Срогы чыккан дарулар тыелачак
Июнь башыннан ук Россиядә вакыты чыккан даруларны сатуны тыя торган система эшли башлаячак.
-
Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында Авыл бәйрәме узды
Авыл бәйрәменә җыенган халыкны яңгыр гына куркытамы соң?!
-
Бәхет яшьләре (хикәя)
Бигрәкләр дә акыллы, тәүфыйклы булып үстең шул, балам. Наз, ярату да күрмәдең үзең. Сиңа карата шундый мәрхәмәтсез булуыма үз-үземә ачуым килә иде. «Кызым» дип эндәшәсем, чәчләреңнән сыйпап иркәлисем килгән минутларым бик күп булды, балам. Ләкин, күз алдыма үткәндәге кара төн килеп баса да, сине сөяргә дип күтәрелгән кулларым катып, һавада асылынып кала иде...
-
Төрле категориядәге гражданнар өчен социаль түләүләр арта
Алар арасында: 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар, инвалидлар, эшләүче пенсионерлар.
-
Яшел Үзәндә 47 яшьлек хатын-кызны агулы елан тешләгән
26 май – 1 июньдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 890 тапкыр чакыру буенча чыккан.
-
Табигатьтә шифа чыганагы. Карлыган яфрагы
Аллаһ Тәгалә Җирдә бар нәрсәне булдырган, тик безнең генә алардан файдаланырга вакыт һәм кул җитеп бетми. Ә юкка! Хәзер төрле чәчәкләр һәм яфраклар җыеп киптерү өчен иң кулай чор җитте. Иренмик кенә! Әйдәгез, бүгенгә карлыган яфрагы турында.
-
«Бер авылда үстегез бит» – Яшел Үзәндә балачак дустын вәхшиләрчә үтерүчене хөкем итәләр
54 яшьлек Валерий Иванов балачак дустының корбаны була. Вячеслав Евстафьев белән алар бер авылда үскәннәр һәм гомер буе шунда яшәгәннәр. Бу инде Евстафьевның өченче корбаны. Авылдашлары сөйләвенчә, элегрәк ул үз анасын кыйнаган һәм аны базга үләргә ташлаган, тагын бер кешене кыйнап үтергән.
-
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Нәзер бирергә ашыкмагыз, бирдегез икән, аны үтәргә кирәк»
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында «Үти алмаган нәзерләрне ничек тәүбә итәргә?» дигән сорауга җавап биргән.
-
Эссе җәй кунаклары – ротавирус, бактерия, сальмонеллалар. Кискен эчәк инфекцияләреннән ничек сакланырга?
Табиб кисәтә! Табигатьтә ял итү, гаилә белән дача участокларына бару, дуслар белән шәһәр читендә пикниклар оештыру еш кына күп төрле ризык куллануны үз эченә ала. Мондый шартларда кискен эчәк инфекцияләре белән авыру һәм агулану куркынычы булырга мөмкин.
-
Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасы ярдәмендә 2024 елдан Яшел Үзән районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яңа интернат-йорт төзелеше башланды.
-
Башкалар кайгысында бәхет төзеп булмый (редакциягә килгән хат)
– Хәерле көннәр, кызлар! Ничә көннән бирле сезгә шалтыратырга йөрим, һич кулым җитми. Менә, күл буе урманында йөреп кайттым да, бернигә карамый, шалтыратырга булдым. Яшь чагымдагы бер хатирәмне сөйлисем килә иде үзегезгә. Ә хәтеремне, урманда агач башындагы карга оясы кузгатты, – дип, уртаклашты трубканың теге башындагы, үзе белән «Гөлсылу апагыз булам» дип таныштырган, исеме кебек үк матур тавышлы ханым...