Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Башкалар кайгысында бәхет төзеп булмый (редакциягә килгән хат)

– Хәерле көннәр, кызлар! Ничә көннән бирле сезгә шалтыратырга йөрим, һич кулым җитми. Менә, күл буе урманында йөреп кайттым да, бернигә карамый, шалтыратырга булдым. Яшь чагымдагы бер хатирәмне сөйлисем килә иде үзегезгә. Ә хәтеремне, урманда агач башындагы карга оясы кузгатты, – дип, уртаклашты трубканың теге башындагы, үзе белән «Гөлсылу апагыз булам» дип таныштырган, исеме кебек үк матур тавышлы ханым...

...Апам һәм әти-әниләрем белән фатирдан шәхси йортка күчкәндә миңа алты яшь иде. Ул заманнарда өебез янында биниһая биек өч тирәк үскәнен бик яхшы хәтерлим. Аларның берсендә шактый гына зур оя бар һәм анда саесканнар яши иде.

Бик күңелле күршеләр бу­лып чыкты алар. Үзләренчә гел нәрсәдер чырылдашалар, нинди дә булса тәмле әйбер табылмасмы дип, өебез тирәли, ишегалдында сикереп йөриләр, бакчаны гел тикшереп торалар. Һәм әле тагын, яз саен бала чы­га­ралар, алар турында кайгырталар, ашаталар, саклап кына очарга өйрәтәләр. Шундый әйбәт кошлар.
Әлеге шау-шулы гаилә белән күршеләр булып озак еллар яшәдек. Әмма бер язда, каяндыр каргалар гаиләсе очып килеп, безнең күңелсезлеккә каршы, саесканнарны туган ояларыннан куып җибәрде. Хәзер баш очыбызда күңелле чаркылдау түгел, каргаларның тупас тавышлары ишетелә башлады.

Шуннан күпмедер вакыттан соң бик каты җилле-давыллы яңгыр яуды. Күп кенә агачларны аударды, сындырды. Ә безнең өй янындагы тирәкнең нәкъ менә оя корылганы сынып төште һәм алагаем зур, авыр оя безнең бакчага төште.
Яңгыр һәм җил тынганнан соң, йөгерешеп оя карарга чыктык. Кызык бит, кошларның өйләре нинди була икән? Ул чынлап та бик зур, мөгаен ике катлы булгандыр. Ә эчендәәә... Ә эчендә ялтырый торган металл һәм башка нәрсәләр склады булып чыкты. Анда ни генә юк иде: кашыктыр, пыяладыр, төсле ташлар, брошкалар, хәтта алтын әйберләр дә табылды. Саесканнар бөтен ялтыравык әйберләрне ярата, менә ничә еллар дәвамында тирә-юньдә яткан нәрсәләрдән җыйганнар хәзинәне.

Бу гына да түгел, ояда күп­тән түгел йомыркадан чыккан өч карга баласы да бар, каркылдашып, әти-әниләрен ярдәмгә чакыра иде. Тегеләре яннарында бөтерелә һәм бала­ларына берничек тә ярдәм итә алмый. Апа белән миңа кечкенә генә кошлар бик жәл булды. Шунда, урамда калдырсак, исән калмаячаклар иде, бакчада мәчеләр йөреп кенә тора. Без аларны ашатып, үстерергә һәм аннары иреккә җибәрергә карар иттек. Ниндидер әрҗә таптык һәм әле оча белмәгән карга балаларын шунда урнаш­тырдык. Зур каргалар, моны күреп, тавыш куптарды, безгә һөҗүм итәр­гә дә маташты әле.

Кошчыкларны верандага кертеп куйдык. Ипи валчык­лары белән сыйладык. Үзебез­нең мәчеләр тимәсен дип, төнгә веранда ишеген яптык. Иртән торгач, иң беренче эш итеп шуларны карарга йөгердек. Һәм йөрәгебезне ярырлык күренешкә тап булдык: төнлә безнең кошларның өчесен дә күсе буып киткән иде. Менә гомерләре булмагач, мәчедән саклап калдык, ә үлемнәре барыбер эзләп тапкан.

Зур каргалар берничә көн өебез тирәсендә очып йөрделәр дә, каядыр киттеләр. Алар саесканнарны куып чыгарып, алар бәхетсезлегендә, әзер ояда рәхәт яшәмәкче иде, барып чыкмады. Өйсез дә, балаларсыз да калдылар... Менә шундый хатирә. Уйланырлыгы бар, җәмәгать.
 

Гөлсылу Мәгъфурова. Яшел Үзән

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев