Төрле категориядәге гражданнар өчен социаль түләүләр арта
Алар арасында: 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар, инвалидлар, эшләүче пенсионерлар.
80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар икеләтә билгеләнгән түләү алачак, уртача ул 8907,7 сум тәшкил итәчәк.
Май аенда I группа инвалидлыгы ачыкланган кешеләргә дә шундый ук түләү каралган. Яңадан исәпләү автомат рәвештә булачак.
Өстәмә түләү бер генә булырга мөмкин, әйтик йә инвалидлык, йә 80 яшькә җитү буенча.
Эшләүче пенсионерлар эштән киткәннән соң, узган чордагы кебек үк, индексацияләнгән түләүләрне ала алачак.
Ә гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр барлыкка килгән пенсионерлар теркәлгән иминият пенсиясенең өчтән бер өлешенә, ягъни 2969,23 сумга арттыруны сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Һәрбер иждивенец өчен ул өстәмә түләү алырга мөмкин, әмма аларның саны өчтән дә артмаска тиеш.
Фото: «ЯҮ» архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев