Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Табигатьтә шифа чыганагы. Карлыган яфрагы

Аллаһ Тәгалә Җирдә бар нәрсәне булдырган, тик безнең генә алардан файдаланырга вакыт һәм кул җитеп бетми. Ә юкка! Хәзер төрле чәчәкләр һәм яфраклар җыеп киптерү өчен иң кулай чор җитте. Иренмик кенә! Әйдәгез, бүгенгә карлыган яфрагы турында.

С витамины һәм башка актив матдәләр күп булу сәбәпле, карлыган яфраклары авитаминоз һәм иммунитет какшаганда алыштыргысыз.

Моннан тыш, карлыган яфраклары онкологиягә киртә тудыра, вакытыннан алда картаюны кисәтә.

Үсемлекнең яфрак төнәтмәләре, кай­натмалары дезинфекцияләү һәм ялкынсынуга каршы тәэсир итә, медикаментоз препаратлар белән дәвалагандагыдан ким түгел.

Карлыган яфракларының файдалы үзлекләре аларны җәрәхәт авыруын һәм гастритларны дәвалау өчен кулланырга мөмкинлек бирә.

Үсемлек кан тамырларына һәм кан ясалуга уңай йогынты ясый – аз канлы­лыктан һәм атеросклероздан коткара.

Карлыган яфракларының подагра һәм ревматизм вакытында файдасы бәяләп бетергесез.

Карлыган яфракларындагы фитон­цидлар аны салкын тию һәм йогышлы авырулар: грипп, ОРВИ, бронхит, коклюш, ангина вакытында алыштыргысыз итә.

Карлыган яфракларыннан ясалган чәй – йөткерүдән билгеле халык рецепты.

Ул өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча файдалы – алар күрү сәләтен, йөрәк-кан тамырлары системасын сакларга, ми эшчәнлегенә ярдәм итә.

Карлыган яфраклары дизентерия таяк­чыкларын юкка чыгара һәм анти­биотикларның тәэсирен көчәйтә торган ярдәмче чара буларак кулланыла.

Шуны истә тотыгыз:
Кара карлыган яфракларының файдасына карамастан, гастрит кискенләшкәндә, ашказаны кислотасы артык булу сәбәпле, җәрәхәт авыруы вакытында, аны дәвалану чарасы итеп кулланырга ярамый. Сәламәт булыгыз!

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев