Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Эссе җәй кунаклары – ротавирус, бактерия, сальмонеллалар. Кискен эчәк инфекцияләреннән ничек сакланырга?

Табиб кисәтә! Табигатьтә ял итү, гаилә белән дача участокларына бару, дуслар белән шәһәр читендә пикниклар оештыру еш кына күп төрле ризык куллануны үз эченә ала. Мондый шартларда кискен эчәк инфекцияләре белән авыру һәм агулану куркынычы булырга мөмкин.

Кискен эчәк инфекцияләре – норовируслар, ротавируслар, сальмонеллалар, шигеллалар, кампилобактерияләр, иерсинияләр, эшерихияләр, астровируслар һәм башкалар кебек төрле эчәк микроблары китереп чыгара торган йогышлы авыруларның зур төркеме. Алар кеше организмына азык, су яки пычрак куллар һәм көнкүреш әйберләре аша әләгә.

Кискен эчәк инфекцияләрен китереп чыгарырга сәләтле иң куркыныч туклану продуктларына күп компонентлы салатлар, кремлы кондитер, ит эшләнмәләре һәм башкалар керә.

Әлеге авыру һәм профилактика турында безгә «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы табибы Надежда Александрович сөйли.

Авыру ничек барлыкка килә?

Организмга авыз аша эләгеп, микроблар ашказанына, аннан соң эчәклеккә үтә, анда үрчи башлый һәм ашкайнату трактының лайлалы ялкынсынуын китереп чыгара. Бу косу һәм эч китү белән чагыла. Организмга микроблар эләккәннән соң, авыру 6-48 сәгатьтән үк башланырга мөмкин.

Термик эшкәртелмичә әзерләнгән ашамлыклар, мәсәлән, салатлар аеруча куркыныч тудыра, аларда җитәрлек дәрәҗәдә юылмаган яшелчәләр, кухня инвентаре, шулай ук начар юылган куллар аша эләккән микроблар булырга мөмкин.

Түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә:

– Ачык һава шартларында күп компонентлы салатлар, катлаулы ризыклар әзерләмәгез. Бу продуктларның яраклылык вакыты чикләнгән һәм алар микроблар һәм вируслар өчен бик яхшы туклыклы мохит булып тора.

– Салатларны әзерләгәннән соң ук куллану яхшырак. Алар суыткычта 12 сәгатьтән дә артык сакланмаска мөмкин.

– Тиз бозыла торган продуктлар (сөт әйберләре, казылык, әзер салатлар, кремлы кондитер әйберләре һ.б.) сатып алганда, яраклылык срокларына игътибар итегез.

– Озак вакытлы яраклылык срогы булган продуктларны гына кулланыгыз.

– Таныш булмаган урыннардан яисә санкцияләнмәгән базарлардан товар сатып алмагыз.

– Кулланырга әзер продуктларны чи ризыклардан аерым саклагыз.

– Ризыкларны, бигрәк тә ит, йомырка һәм балыкны яхшылап кыздырыгыз яки пешерегез.

– Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне даими юыгыз.

– Яңа пешкән ризыкны үткән көннән калган калдыклар белән бутамагыз.

– Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, ә кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез, чөнки вакытында чарасын күрмәү җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Кискен эчәк инфекцияләрен профилактикалау чаралары:

1. Шәхси гигиенаны саклагыз – ашар алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз.

2. Ачык чыганаклардан яки урамда агызып сатыла торган суны эчмәгез. Аның өчен кайнатылган яки шешәләргә салынган су гына кулланыгыз.

3. Термик эшкәртүгә дучар ителгән продуктларны сайлагыз.

5. Әзерләнгән ризыкны бүлмә температурасында 2 сәгатьтән артыкка калдырмагыз.

6. Чи ризыкларны эшкәртү өчен аерым кухня приборларыннан файдаланыгыз.

7. Сулыкларда, бассейннарда коенганда авызга су эләгүгә юл куймаска кирәк.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Фото: «ЯҮ» архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев