Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасы ярдәмендә 2024 елдан Яшел Үзән районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яңа интернат-йорт төзелеше башланды.
«Бу 8620 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина булачак. Интернат-йорт 120 кешегә хезмәт күрсәтәчәк», – диде Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин.
Аның сүзләренә караганда, төзелеш эшләре хәзерге вакытта 67% әзерлек дәрәҗәсендә. Бинаның тышкы бизәлеше һәм түбәсе инде тәмамланган. Эчке эшләр дәвам итә: инженерлык челтәрләре урнаштырыла, электр, су, канализация һәм җылыту системалары эшләнә. Тирә-як территориясен төзекләндерү эшләре дә якын арада башланачак.
«Гаилә» проекты кысаларында учреждениегә яңа җиһазлар, шул исәптән «акыллы» палаталар (яктылык, җылылык, жалюзиләр тавыш белән идарә ителә торган система) китереләчәк. Моның белән физик чикләнеше булган кешеләргә комфортлы шартлар тудырылачак.
«Нәтиҗәдә, хәзерге вакытта 26 интернатта кыен шартларда яшәүче 60 өлкән кеше яңа урынга күчереләчәк. Шулай ук, 100 кешелек чират көтү исәбе бетәчәк. Өстәп, 91 яңа эш урыны булдырылачак», – дип сөйләде Адель Мөбәрәкшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев