Яшел Үзәндә 47 яшьлек хатын-кызны агулы елан тешләгән
26 май – 1 июньдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 890 тапкыр чакыру буенча чыккан.
Шуларның 510ысы – шәһәрдән, 380е районнан булган. 486 кешене госпитализацияләгәннәр: 304е – шәһәрдән, 182се – районнан.
Тургенев урамында билгесез кешеләр кыйнаган 28 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.
Жуковский урамында 47 яшьлек хатын-кызны агулы елан тешләгән. Зыян күрүчене медиклар терапия бүлегенә алып килгән.
«Чайка» станциясендә көймә әйләнеп капланудан винтка бәрелеп баш мие җәрәхәтләнгән 11 яшьлек кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.
Фрунзе урамындагы баскычтан төшү урынында 57 яшьлек исерек ирне билгесез затлар кыйнаган. Баш мие җәрәхәтләнгән ирне медиклар хастаханәгә китергән.
Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы?
Редакциягә хәбәр итегез 8-927-413-83-43
yashel_uzen@mail.ru
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев