6 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Яшел Үзәндә торак йортта янгын
Шәһәребездәге йортларның берсендә фатирда янгын чыккан. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.
-
86 яшендә рус язучысы-сатирик һәм үз әдәби әсәрләрен башкаручы, телевидение алып баручысы, Россиянең халык артисты һәм президент премиясе лауреаты Михаил Михайлович Жванецкий вафат булды
Кайгылы хәбәрне артистның вәкиле Олег Сташкевичка сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.
-
Хәтерегез нык булсын!
Оныту чире башланса, һичкичекмәстән ашыгыч чаралар күрегез. Рационыгызга мәҗбүри рәвештә составында клетчатка һәм пектин күп булган ризыклар кертегез.
-
26 октябрь – 1 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр 15 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 6сы ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.
-
Олы Шырдан авылында үзенчәлекле тантана булды
Анда барлык кыр эшчәннәренә, механизаторларга мәдхия булырлык постамент - ДТ-54 тракторы һәйкәле ачылды
-
Россиядә фастфудтан кергән салымнарны симерүне дәвалауга юнәлдерергә тәкъдим иттеләр
Борис Менделевич мәгълүматлары буенча, гәүдәнең артык массасы РФ гражданнарының 55% ына якынрак.
-
5 минут - бу күпме яки азмы? Тимер юл кассаларында шәһәр яны поездларына билетлар сатуны туктаттылар
"Содружество" ППК билет кассаларында станцияләрдән һәм тукталыш пунктларыннан шәһәр яны поездларына йөрү документларын рәсмиләштерү туктатыла, - дип хәбәр ителә компания сайтында.
-
М12 трассасын төзү кибеп баручы күлләрне яңадан торгызу эшләрен башкарырга мөмкинлек бирәчәк
Кипкән күлләрне торгызу үтенече белән җирле халык мөрәҗәгать иткән.
-
«Әрә авылын бер күрүдә яраттык!»
Яшел Үзән районына яңа гаилә кайтып төпләнде.
-
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 57 яңа очрагы ачыкланган
Төбәктә зарарланучылар саны 8706 га җиткән, дип хәбәр итә ТР да COVID-19 белән көрәш буенча оперштаб.
-
Эксперт: Табиб билгеләнмичә дарулар алу дәвалауны катлауландырачак кына
Препаратларны контрольсез куллану диагнозны дөрес куюны кыенлаштыра.
-
Мөхәммәтшин:Татарстан Республикасы Конституциясенең потенциалы бик югары, ул күп кенә сорауларга җавап бирә.
Татарстан бүген ТР Конституциясе көнен билгеләп үтә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга республиканың Төп законының ничек төзелүе һәм җәмгыятьнең заманча таләпләренә җавап бирүе турында сөйләде.
-
Ваннаны кар кебек ап-ак итә торган гади ысул
2шәр аш кашыгы кальцинацияләнгән һәм эчә торган сода катнашмасы белән дымлы ваннаны сөртеп чыгыгыз.
-
Татарстан Конституциясе көне хөрмәтенә республика флагы төсенә берьюлы 5 объект бизәлә
Караңгы төшү белән Казан һәм Түбән Кама телеманаралары гадәттәгечә 3 км дан артык озынлыктагы Татарстан флагы төсләрендә гирляндалар кабызачак. Телебашняның биеклеге 180 метр.
-
Түбән Урысбага авылында урнашкан Җиңү паркы территориясендә бүген зурлап өмә оештырылган
Мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, җирле үзидарә, социаль хезмәткәрләр тирә-юньне ялт иттереп, җыештырып куйган.