Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 57 яңа очрагы ачыкланган
Төбәктә зарарланучылар саны 8706 га җиткән, дип хәбәр итә ТР да COVID-19 белән көрәш буенча оперштаб.
57 кешенең барысы да элек авыручылар белән якыннан элемтәгә кергән, читтән керүчеләр юк. 11 кеше хастаханәгә озатылган, 46 кеше өйләрендә дәвалана.
Иң күп йоктыручыларны Казанда ачыклаганнар - 27. Әлмәттә 7 очрак теркәлгән, Түбән Камада - 6, Яр Чаллыда - 5. Безнең Яшел Үзәндә 2 яңа очрак.
Бөтен чорда 7713 кеше савыккан, шул исәптән 37 - соңгы тәүлек эчендә.
Исегезгә төшерәбез, узган көндә Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 114 кә җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев