«Әрә авылын бер күрүдә яраттык!»
Яшел Үзән районына яңа гаилә кайтып төпләнде.
Акча аяк астында, аны иелеп ала белергә генә кирәк. Мондый фикерне Үзбәкстаннан килеп, Яшел Үзәнебездә яшәүчеләр белән аралашканда еш ишеткәнем бар. Чынлап та, бик тырыш, үҗәт, тиктормас халык. Тирә-юнебезгә игътибар белән карасак, алар аш-суга да оста, төзелештә дә сынатмый, сәүдәләре дә гөрләп бара, җәмәгать транспортын да йөртәләр, кыскасы, кулларыннан килмәгәне юк. Эш юк дип, зарланып утыруларын, гомумән, ишетмәссең дә.
Аширали Хамракулов Үзбәкстанда туган, гомеренең 50 елын Казанда яши. 72 яшенә кадәр башкалабызның иң зур кибетләр челтәренең берсендә җитештерү мөдире булып эшли. Өч ел элек авырый башлагач, хезмәтеннән читләшергә туры килә. Әмма гомер буе хәрәкәттә булган Аширали абый тик утыруны күз алдына да китерә алмый. Туганлык җепләре өзелмәсен, үзеннән соң да хезмәте калсын иде дигән максат, шәхси эшен булдыру теләге аңа тынгылык бирми. Шушы хыялын тормышка ашырам дип, Арча районының бер авылына кайтып, мал-туар асрарга тели. Әмма зур абзар салу өчен тирә-күршедән рөхсәт ала алмый. Шулчак, бергә эшләгән хезмәттәше, безнең авылга килеп кара әле дип, Әрәгә кайтырга тәкъдим ясый.
Иптәшенә ышанып, әлбәттә инде алдан акчасын биреп куйган була, өч «КамАЗ»га төзелеш материаллары һәм 8 бозавын төяп, районыбызның Әрә авылына кайтып төшә. Әмма алдан вәгъдә ителгән йорт-җир дә булмый, шул исәптән, акчаның да бер өлеше тотылган була.
– Без бит инде шушы авылга ышанып килеп төштек тә, урамда калдык. Нишләргә? Шулчак авыл җирлеге башлыгы янына ярдәм сорап кердек. Бер күрмәгән, белмәгән кеше Альберт Гатауллин безне бик җылы каршы алды һәм ничек тә ярдәм итәргә тырышты. Шул ук көнне Әрәдә беренче тәкъдим ителгән йортны сатып алырга мәҗбүр булдык. Чөнки артка юл юк иде. Урнаша башладык, төзелеш алып бару өчен рөхсәт алдык, күршеләр дә каршы булмады. Әрә авылын һәм халкын бер күрүдә үк яраттык, биредә иркенлек, – дип сөйли әңгәмәдәшем Аширали абый.
Шулай итеп, ай ярым эчендә 36 метр озынлыкта, 10 метр киңлектә ангар салып чыгалар. Төзелеш 1 млн сумга төшә, ул бу акчаны гомере буе җыя.
– Казанда үз туганнарым юк, диярлек. Барысы да Урта Азиядә яши. Туганлык җепләре киләчәктә дә өзелмәсен иде, бар теләгем шул. Менә бертуганымның улы Батырҗанны гаиләсе белән бирегә алып кайттым. Чөнки бу эш перспективалы, киләчәге бар дип уйлыйм. Йорт каршында гына мәчет тора. Ул көн дә иман йортына кереп азан әйтә. Авылда кибет юк икән, анысын да булдырасыбыз килә. Бәлки әле киләчәктә тандыр ачып, юка пешерербез. Кыскасы, алга планнарыбыз зурдан, – ди ул.
Аширали Хамракулов гаиләсе белән Казанда яшәсә дә, хәзер күп вакытын Әрәдә уздыра. Бүгенге көндә 14 баш бозаулары бар. Үгезләренең симменталь токымлысын сатып алганнар. 6-7 айлык бозауларны 15-16 айга кадәр үстерергә телиләр. Ә баш санын 150гә җиткерергә исәп ләре, урын җитәрлек. Монда инде дәүләт ярдәменә өметләнәләр. Ра йон җитәкчелеге дә, эшлим дип торган кешегә каршы килмәс, хакимият башлыгы авыл халкы белән очрашулар вакытында, фермерларны үстерергә кирәклегенә даими басым ясый. Чөнки алар авылны яшәтүчеләр. Күпләп терлек асрагач, тирә-юньгә ис тарала торгандыр, дип борчылучылар да бардыр. Анысы да алдан уйланылган, мал-туар сидекләре ясалма коега ага, шуңа да бернинди ят ис юк. Сер түгел, кайбер авылларда йөргәндә капка төбеннән үк урамга агызып ятучыларны да очратабыз.
Менә шулай, кайчандыр гөрләп торган йорт-җирдә бүген кабат яңа тормыш башланды. Авылларыбызда бушап калган җирләр бик күп, Аширали абый Хамракулов кебек тырыш кешеләр районыбызга күбрәк кайт сын иде лә ул. Күңелебез иркен, урын һәркемгә дә җитәрлек. Аннан бердәмлек, кунакчыллык – татар халкына хас сыйфат ул. Нәкъ менә бердәмлек күп авырлыкларны җиңеп чыгарга, тормышыбызны уңай якка үзгәртергә, матур яшәргә омтылырга ярдәм итә. Ә инде төрле милләт халыклары республикабыз да һәрвакыт уртак фикердә, дус-тату яши һәм башкаларга да үрнәк. Әрәдә башланган эш хәерле, дәвамлы булсын, авыл гөрләп торсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев