Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

26 октябрь – 1 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр 15 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 6сы ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.

Яшел Үзәннең «Красная горка» бакчачылык җәмгыятендәге мунчада янгын мичтән чыккан. Эчке өлешенә зыян килгән.

Зур Ключи авылында да зур янгын булган. Ут гаражларның берсендә, электр җиһазыннан файдаланганда, куркынычсызлык кагыйдәсен үтәмәүдән чыгып, бер түбә астындагы мунчага, хуҗалык сарайларына, йортка һәм күршедәге йортка куркыныч янаган. Ут бик тиз таралса да, яшәүчеләр һәм Зур Ключи дружинниклары көче белән янгын сүндерелгән. 247 квадрат метрга зыян килгән. Йортларның икесе бер хуҗаныкы булган.

Яңа Тура авылының Слободская урамындагы йортта электр җиһазыннан янгын чыгып, эче һәм түбәсе янган.
Яшел Үзәннең Октябрьская урамындагы йорт мунчасында чыккан янгыннан 5 квадрат метр мәйданга зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев