5 минут - бу күпме яки азмы? Тимер юл кассаларында шәһәр яны поездларына билетлар сатуны туктаттылар
"Содружество" ППК билет кассаларында станцияләрдән һәм тукталыш пунктларыннан шәһәр яны поездларына йөрү документларын рәсмиләштерү туктатыла, - дип хәбәр ителә компания сайтында.
• Ижау, Игра, Әгерҗе, Пычас, Можга, Кизнер, Сарапул, Камбарка, Әмзә, Янаул, Куеда, Чернушка, Чад, Красноуфимск, Свияжск, Яшел Үзән, Васильево, Казан-1, Казан-2, Биектау, Арчага кузгалырга 5 минут кала;
• Армязь, Албаба, 753 км, 774 км, Юдино, Адмиралтейство бистәсе, Аметьево метросы, Компрессор, 804 км, Бирүлегә кузгалырга 3 минут кала.
Шулай ук, шәһәр яны поездына билет кассасы яки үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалы белән җиһазландырылган тукталыш пунктыннан утырган билетсыз пассажир, үз маршруты нигезендә гамәлдәге тарифлардан чыгып, юл өчен, шулай ук, поездда йөрү билетын рәсмиләштерүгә 30 сум күләмендә җыем түләргә тиеш, дип искә төшерәләр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев