Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә торак йортта янгын

Шәһәребездәге йортларның берсендә фатирда янгын чыккан. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл урынындагы кадрларда күренгәнчә, 6нчы каттагы тәрәзәдән куе төтен чыга. Шулай ук, балконга да зыян килүе күренә.

Урында янгын сүндерүчеләр эшли.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Комаров урамындагы 22нче йортның фатирында янгын турында хәбәр килгән. Ачыкланганча, 6 нчы каттагы 4 бүлмәле фатирда 6 квадрат метр мәйданда диван янган.

Ачык яну бастырылган, берәү дә зыян күрмәгән. Ут чыгуның сәбәбе билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев