5 август 2025 яңалыклары
-
Табигатьтә ял иткәндә Гөлназ Асаева төркеменә аю һөҗүм иткән, бер кеше яралы
Җырчы Гөлназ Асаева бүген иртән төркеме белән ялга чыгуларын хәбәр иткән иде.
-
Түләү керемгә бәйле
Ана капиталы акчасыннан айлык түләү җан башына керем яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән түбәнрәк булганда билгеләнә.
-
Резеда Шәрәфиеваның якыннары: «Затлы булып китте»
Аны беркем кабатлый алмаячак! Ул бөтенләй башка кеше иде. 59 яшендә арабыздан киткән Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиеваны якыннары әнә шулай итеп искә ала хәзер. Бар да сагынып сөйләргә генә калды. Җырчыны арабыздан мәкерле чир алып китте. Әмма ул аны берәүгә дә сиздертмәскә тырышты. Җиңәм, яңадан сәхнәгә чыгам, зур юбилей концерты оештырам, дип яшәде. Без бүген җырчының якты истәлегенә багышлап, хатирәләр барладык.
-
Алмадан ясала торган җиңел желе рецепты
Кышкы салкын көннәрдә кайнар коймак өстенә ягылган хуш исле алмадан ясалган, җәйне хәтерләткән желе белән чәй эчәсегез килсә, әле бик вакыты, ясап өлгерегез.
-
«Өендә эт асраган кешегә аптырыйм да инде»
Бер көнне күршеләремә кергән идем, кечкенә эт йөгереп йөри.
-
СалаваTikлар җыр аша табигатьне сакларга чакыра
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik«ларның яңа җырга видеолары дөнья күрде.
-
«Ак Барс» хоккей командасында яңа капитан билгеләнде
Дмитрий Яшкинга капитан ассистентлары арасында да урын табылмаган.
-
Ышанычсыз ирдән Аллаһ саклады (редакциягә килгән хат)
Тормышымның астын-өскә әйләндереп, дөрес юлга кертеп җибәргән бу хәлләргә инде ундүрт ел узды. Институтны тәмамлап, эшкә урнашкач, ике ел йөргән егетем белән бергә яши башладык. Фатир арендалап, әлбәттә. Шулай карар иттек: алдан аякка басабыз, акча туплыйбыз, аннары әти-әниләргә бер авырлык та китермичә, үз акчабызга туй ясыйбыз. Ак болытларда йөздек, бер-беребезне үлеп яратабыз һәм ышанабыз. Бер юлы мин авылга кайтып киттем һәм...
-
Бүген Яшел Үзәнгә министр Эльмира Зарипова һәм Россия Герое Рәсим Баксиков сәфәр кылды
Бүген Яшел Үзәнгә Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков эшлекле сәфәр кылды.
-
Яшел Үзәндә 51 яшьлек велосипед йөртүче хатын-кызны бәрдергәннәр
21 – 27 июльдә 121 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
-
«Жилкомплекс» ИКнең телефон номеры алышынды
Хөрмәтле райондашлар, «Жилкомплекс» ИКнең телефон номерын алыштыру турында хәбәр итәбез
-
Иркәне әнисе ачуланган: «Кит моннан, килешмәгәнне»
«Әни сүзе закон бездә. Әни барыбер дөрес!» – ди Иркә.
-
Яшел Үзән районы Акъегет авылында Халыкара карбыз көнен билгеләгәннәр
Өлгергән карбыз – җәйнең иң тәмле бүләге.
-
Малларга хөкүмәт ярдәмен ничек алырга? Укучыларыбыз соравына ачыклык кертәбез
Сыерга субсидия алу буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә икән? Документларны кая һәм кайчан бирәсе? Чувашия якларыннан сыерга печән алабыз. Ул накладной язып бирми бит инде. Берни белмибез, аңлатып язсагыз иде. Акъегет авыл җирлегеннән газета укучыгыз.
-
«Иремә әти байлык вәгъдә иткән икән» (тормыштан)
Уку елы җитеп килә. Балаларны киендерергә, мәктәпкә әзерләргә кирәк. Кулга эш бармый. Ирем кинәт икенче хатынга чыгып китте. Кинәт дип тә булмый. Минем балачактан физик кимчелегем бар. Битемнең яртысын миң каплаган. Шуңа кияүгә чыга алуыма куанып яшәдем. Ирем генә түгел, туганнары да мине кешегә санамады...