Ышанычсыз ирдән Аллаһ саклады (редакциягә килгән хат)
Тормышымның астын-өскә әйләндереп, дөрес юлга кертеп җибәргән бу хәлләргә инде ундүрт ел узды. Институтны тәмамлап, эшкә урнашкач, ике ел йөргән егетем белән бергә яши башладык. Фатир арендалап, әлбәттә. Шулай карар иттек: алдан аякка басабыз, акча туплыйбыз, аннары әти-әниләргә бер авырлык та китермичә, үз акчабызга туй ясыйбыз. Ак болытларда йөздек, бер-беребезне үлеп яратабыз һәм ышанабыз. Бер юлы мин авылга кайтып киттем һәм...
...Һәр кешенең нинди дә булса тормыш тәҗрибәсе, йөрәк ярасы, үкенече яки башта бик кыен булып та, аннары Аллаһка рәхмәтләр әйтерлек сынау узганы бар. Һәр кеше үз бәхетенә төрле юллар белән килә. Бәлки, үз вакытында күрми калып яки хәлиткеч адым ясарга куркудан, гомер буе бәхетен көтеп яшәүчеләр бардыр. Ә мин, тиешле вакытта күземне ачкан өчен, Ходайга шөкер итәм.
Тормышымның астын-өскә әйләндереп, дөрес юлга кертеп җибәргән бу хәлләргә инде ундүрт ел узды. Институтны тәмамлап, эшкә урнашкач, ике ел йөргән егетем белән бергә яши башладык. Фатир арендалап, әлбәттә. Шулай карар иттек: алдан аякка басабыз, акча туплыйбыз, аннары әти-әниләргә бер авырлык та китермичә, үз акчабызга туй ясыйбыз. Ак болытларда йөздек, бер-беребезне үлеп яратабыз һәм ышанабыз.
Бер юлы мин авылга кайтып киттем һәм ике көннән генә килергә тиеш идем. Әмма, әйтәм бит, ярату һәм сагыну көчле, бер көн алдан киттем. Имеш, сөйгәнемә сюрприз ясыйм. Бөтен җирдә утларны сүндердем, яттым, көтәм. Инде йокы баса башлады, ишетәм – ишек ачыла. Аның һәм тагын бер ниндидер хатын-кыз тавышы килә. Бүлмәдән чыктым, болар мине күрде һәм... кача башлады. Чын! Берсен-берсе уздырып баскычка таба чаба болар! Мин артларыннан: «Сез куркак хыянәтчеләр! Куркаклар!» – дип кычкырып калдым.
Берникадәр вакыт шок хәлендә, ишекне дә япмый, басып тордым. Аңым күргәнемне һич кенә дә кабул итәргә теләмәде. Аннары барып җиткәч, йөрәгем кабул иткәч, әй, авыр да булды! Сыгылып төштем! Үкереп еларга тотындым. Мин бит авылдан, әниләргә, эшем килеп чыкты, дип ялганлап, очынып, ярату, наз булырына ышанып килдем! Ә монда аркама пычак кададылармени! Бик газапландым, чөнки бөтен барлыгым белән ышанып, мине генә ярата, бергә бәхетле гаилә корабыз, дип хыялланган кешем иде бит ул минем. Төнне көчкә чыктым. Ә теге тиле иртәгәсен минем белән аңлашырга килгән, җитмәсә. Бер сүзен дә тыңламадым, куып җибәрдем. Хәзер шуның өчен үземне мактап туя алмыйм. Ә бит гафу итәргә әзер идем. Ярый әле горурлыгым булды.
Әгәр дә аны гафу итеп, тормыш корган булсак, мин бүгенге бәхетемне күрә алмас идем. Әле яшь чакта, мәхәббәтебез көчле вакытта миңа хыянәт иткән икән, гомер барышында ниләр күрсәтер иде? Юк, кирәкми! Минем бүгенге тормышым Аллаһка шөкер. Иремнән, аның яратуыннан туган балаларыбыздан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Әйе, аның яратуыннан. Чөнки мин әле кияүгә чыккач та теге хыянәтчене оныта алмадым. Ә хәзер ирем минем хөрмәтемне дә, бөтен булган мәхәббәтемне дә яулады. Түземлеге өчен рәхмәт аңа!
Кызлар колагына шуны әйтәсем килә: хәлиткеч адым ясарга курыкмагыз. Гомер буе түбәнлектә яшәгәнче, бер тапкыр газапланып калу яхшырак. Аннары, Аллаһ Тәгалә белә ул нишләргә кирәклеген, юкка гына күзләрегезне ачмый. Сез аларны кабат йомып, күрмәмешкә генә салышмагыз... һәм сезгә язылган насыйбыгызны, бәхетегезне югалтмагыз.
Сәлам белән, һәркемгә бәхетләр теләп, Ландыш Н.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев