1 октябрь 2025 яңалыклары
-
Бакырчы авылында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләделәр
Әйе, нәкъ шигъри юллардагы шикелле кеше гомеренең дә үз фасыллары бар шул. Олы тәҗрибә туплаган, гыйбрәтле һәм мәгънәле тормыш юлы узган, бәхет-куанычлар белән бергә кайгы-хәсрәтен дә йөрәк аша кичергән өлкәннәребез алдында баш ияргә кирәк бүген безгә.
-
Карагуҗа авылында Өлкәннәр көненә багышланган концерт узды
Хөрмәтле өлкән буын авылдашларыбыз! Сезне тагын бер кат матур бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Шул уңайдан мәдәният йортында 75 кешелек бәйрәм мәҗлесе гөрләп үтте.
-
Гаделҗан абый Хәсәнов 90 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итә
Котлауларга «Яшел Үзән» редакциясе дә кушыла. Юбилярга тыныч тормыш һәм иминлек телибез! Гаделҗан Хәсәнов хакында газетабызның алдагы саннарының берсендә укый аласыз.
-
Олы Ачасыр мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган җылы очрашу уздырганнар
Бәйрәм кичәсенә сәнгать өлкәсендә эшләп чыккан ветераннар һәм хәзерге вакытта төрле мәдәни чараларда актив катнашкан апаларны чакырганнар.
-
Бер гасырлык гомер
Күп өлеше авыр сынауларга туры килгән тулы бер гасыр. Ленинград блокадасында булган Вафирә Вәлитова сугышның бөтен куркынычларын хәтерли.
-
Күгеш мәдәният йортында «Күңел һич туймый яшьлектән» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узган
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
-
ПОЗиС: профориентациягә комплекслы караш
Ростех Дәүләт корпорациясенең POZIS (Россиянең машина төзүчеләр союзына керә) кадрлар бүлеге - Яшел Үзән механика көллияте (ЗМК) белән элемтәне ныгыту буенча планлы эшен дәвам итә. Сентябрьдә предприятиенең җитештерү мәйданчыгында 200дән артык студент экскурсия белән булды. Чара булачак белгечләрне реаль җитештерү, аның куәтләре һәм карьера мөмкинлекләре белән таныштыруга юнәлдерелде.
-
Рамил хәзрәт Юныс: «Исем кешенең язмышына бик нык тәэсир итә»
Рамил хәзрәт ЮНЫСның тормыш кагыйдәләре.
-
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең меңнәрчә кешелек коллективы исеменнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы, ихлас котлауларны кабул итегез!
-
«Хәзер халык ялкауланды»
Хәзер халык ялкауланды диимме?! Элеккеге кебек чишмәгә барып, кер чайкаулар бетте, су ташу да юк, чалгы тотып печән дә чапмыйбыз, көрәк белән бәрәңге алмыйбыз.
-
Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров һәм башка җырчыларны туйга чакыру күпмегә төшә?
Популяр җырчы һәм алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова татар эстрадасы йолдызларын туйга чакыруның күпмегә төшүе турында сөйләгән.
-
Әгәр 1 октябрь җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр көннәр суытмый
Октябрь аена сынамышлар.
-
«ПОЗиС» (POZIS) АҖнең Өлкәннәр көне белән котлавы
Хөрмәтле ветераннар! Кадерле олы буын вәкилләре! Октябрьнең беренче көне искиткеч бәйрәм – Өлкәннәр көне белән билгеләп үтелә.
-
Яулык япкан җырчылар: «Шушы юлдан тайпылмыйча барырга, Аллаһка тагын да якынаерга язсын»
Безнең татар эстрадасы йолдызлары арасында динебез кушканча яшәүче, үзләренең матур образлары, эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк булып торучы җырчыларыбыз бар. «Интертат» аларның кайберләреннән дингә килү тарихларын сорашты.
-
«Үлеме алдыннан бик ашкынды» – Буада янгын сүндерүче булып эшләгән Таһир истәлегенә
Мин аны «алтыным» дип йөртә идем. Буадан Алия Хәлфетдинова фаҗигале төстә вакытсыз вафат булган тормыш иптәше Таһирны әнә шулай искә алды. Буада 22 сентябрь көнне шәхси гаражда булган коточкыч янгын җанашын тормышыннан мәңгегә алып киткән шул...