МХО катнашучысы Руслан Сибгатуллинга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» медале тапшырылды
Безнең геройлар

МХО катнашучысы Руслан Сибгатуллинга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» медале тапшырылды

Хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы Виталий Вячеславович Ильин госпитальдә дәваланучы якташыбыз – Яшел Үзән егете, МХО катнашучысы Руслан Сибгатуллин янына барып, аңа «Хезмәт батырлыгы шәһәре» медален тапшырды.

Руслан үзенә ярдәм кулы сузган һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде:

«Ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәт! Бу безнең өчен бик мөһим. Барыгызга да Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен. Тыныч булсын күңелегез — җиңү безнең якта булачак!».

Русланга тизрәк савыгып, исән-имин туган якка әйләнеп кайтуын телибез. Көчле рухыңны югалтма, без синең белән!

 


Нет комментариев