Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Бишнә авылында МХОда һәлак булган Рәфис Дәүләтшин истәлегенә футбол турниры гөрләде

Белгәнебезчә, хәзер ир-егетләребезнең күбесе махсус хәрби операциядә хезмәт итә, үз бурычын намус белән үти. Алар арасында мобилизация буенча алынучылар да, үз теләкләре белән китүчеләр дә бар. Ничек кенә бул­масын, аларның һәрберсе нинди сынау узачагын яхшы аңлый.

Шуңа кара­мастан, Ватаны азатлыгы өчен кыю адымнар ясарга әзер булган егетләребез күп. Рәфис Дәүләтшин шундыйларның берсе була.

Ул 2024 елның 16 сентябрендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм МХОга юл тота. Үз вакытында армия хезмәтен Пенза өлкәсендә химик гаскәрләрдә узган, аннан кече сержант дәрәҗәсе белән кайткан Рәфис Дәүләтшинны МХОда да взвод командиры урынбасары итеп билгелиләр. Штурмлаучы була. Ә алар һәрчак алгы сызыкта, гаскәрләрнең төп уңышы штурмлаучыларның гамәленә бәйле. Бик кызганыч, ноябрь аенда Рәфис Авдеевканы азат иткәндә батырларча һәлак була. Аны декабрь аенда гына туган авылына алып кайтып җирлиләр. Гаиләсе – хатыны һәм берсеннән-берсе кечкенә өч баласы (Миңнехан, Сафина, Миндияр) ятим кала. Әти-әнисе – Лариса һәм Ринат Дәүләтшиннарның улларын югалту кайгысы әле дә сүрелми. Энесе Рәмис һәм сеңлесе Регинаның да абыйлары хәтерләрендә мәңге сакланыр. Рәфис исән булса, 29 августта 31 яшен билгеләр иде.

Спорт ярышларының төрлесе була. Ә менә җәйнең иң соңгы көнендә – 31 августта Бишнә авылында узган футбол турниры эчтәлеге белән аерылып торды. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган Чүрчиле авылының батыр егете Рәфис Дәүләтшинга багышлап оештырылды.

Авыл яшьләре МХОда хезмәт итүчеләргә теләктәшлек белдерү һәм анда гомере өзелгән якташлары – Рәфиснең истәлегенә футбол турниры оештыру инициативасы белән чыга. Чүрчилеләрнең идеясен Бишнә, Олы Карагуҗа, Зур Ключи, Осиново яшьләре дә күтәреп ала һәм бу эшкә бик теләп кушыла. Бишнәдә футбол мәйданчыгының төзек һәм әйбәт булуын истә тотып, ярышны шунда оештырырга карар кылына, рөхсәт алына. Әлбәттә, аларның бу уен
авыл җитәкчеләре дә хуплап чыга. Яшьләр берләшеп, финанс ягын хәл итеп, командалар туплап, бүләкләрен һәм кубокларын табып, көнен билгеләп, турнирны бөтен кеше кызыгырлык итеп уздыра да. Ни өчен футбол дигәндә, монда да ялгышлык юк. Аны яратмаган берәр малай-егет бармы икән ул? Юктыр. Бәлки Рәфис тә балачагында туп типкәндер.

Уллары да бәлки, футболны үз итәр. Һәм Бишнә ярышы шуны ачык дәлилли. Мәйданда яшьләр бу көнне ут биетә, командаларның һәркайсы җиңүгә омтыла, аларны җанатарлар рухландырып тора. Барысы да футболдагыча, спорттагыча, голлар белән бара.

Һәр ярышта, гадәттә, җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булса да, әлеге турнирда көндәшләр, киресенчә, ярыша-ярыша дуслаша дип әйтергә була. Бер яктан алар көчле булуларын күрсәтсә, икенчедән җиңүгә омтылышларын, бер-берсенә терәк булуларын исбатлый. Спорт мәйданында 80гә якын кеше җыелу да турнирның абруен күтәрә.

Соңыннан оста алымнар күрсәткән спортчыларга дипломнар, җиңгән командага кубок, катнашучы медальоннары тапшырыла. Истәлеккә гомуми фотога төшәләр. Авыл яшьләренең көче белән үткәрелгән бу чара МХО батырларын искә алу гына да түгел, аларның гаиләләре белән элемтәләрне ныгытуга һәм бергәлек рухын саклап калуга бер адым да ул. Мондый турнирларны традициягә әйләндерү дә мөһим, чөнки яшьләр үзләре үк яшьтәшләренә үрнәк күрсәтә, беррәттән патриотизм хисе тәрбияләнә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек белдерелә. Мондый гамәлләрнең дәвамлы булачагына ышаныч туа. МХОда да – батырлар, спортта да.

Фотолар Рәмис Дәүләтшинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев