Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Шакировлар Бишнәне районда танытты

Савым сыерлары ишле булуы белән бишнәлеләр хаклы рәвештә горурлана ала. Әллә ни зур булмаган авыл өчен зур күрсәткеч бу.

Кемнәр соң уңганнары димәктән, мисалга, авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин гаиләсе - 3, Гөлүс Дәүләтшин гаиләсе - 6, Фирдүс Дәүләтшин гаиләсе - 5, Мәдинә Вәгыйзова гаиләсе 5 савым сыеры асрый. Шулай да Бишнәне районда Шакировлар танытты: уңган гаилә 13 савым сыеры тота.
Шулкадәрле малны карап өлгерүче гаиләне үрнәк итеп куярга бик ярый. Зур тырышлык һәм осталык таләп итә ул мәшәкатьле эш. Билгеле, без Бишнәгә барып чыккач, беренче итеп Шакировлар өен эзләп таптык. Сүз башында ук әйтик: Люция һәм Илһамның эшкә кыюлыгы һәркемне дә сокландырыр иде. Гаилә башлыгы безнең белән сөйләшкәндә үзенең тәҗрибәсе белән теләп уртак­лашты.
- Илһам, мал тотып дөнья күрергә уйлаган авыл кешесе синнән, мөгаен, беренче итеп менә моны сорар: «Нигә нәкъ менә савым сыерлары асрарга булдыгыз? Югыйсә, үгезләр каравы җиңелрәк кебек...»
- Үгез асрап карадык без, әмма ул эшнең әҗере юк диярлек. Итен сатудан кергән акча ашатырга киткән хәтле генә була дисәң дә ярый. Ә сыер көн дә бирә сөтне һәм, карый белсәң, мул да бирә әле.
- Сыерны карый белү дигәннән, сөтне, ягъни товарны күп алыр өчен тагын нинди киңәш бирер идең?
Ильяс САЛИХҖАН

Тулырак язманы газетабызның 95нче саныннан укый аласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев