Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Нур»да бар өметебез

Мамадыш-Әкил авылы җирлегендә яшәүче укучыбыз редакциягә сөт җыю мәсьәләсенә кагылышлы хат юллаган. «Шәхси хуҗалыкларда да кешеләр сыер җиленнән сөт чыгуга су куша башлыйлар, акча эшлиләр. Аны тапшырган вакытта анализ ясамыйлар микәнни соң», - дип борчылып яза ул. Башта ук хат авторы белән килешмәвебезне белдерәсе килә. Кеше сөткә су кушып тапшыра...

Мамадыш-Әкил авылы җирлегендә яшәүче укучыбыз редакциягә сөт җыю мәсьәләсенә кагылышлы хат юллаган. «Шәхси хуҗалыкларда да кешеләр сыер җиленнән сөт чыгуга су куша башлыйлар, акча эшлиләр. Аны тапшырган вакытта анализ ясамыйлар микәнни соң», - дип борчылып яза ул.
Башта ук хат авторы белән килешмәвебезне белдерәсе килә. Кеше сөткә су кушып тапшыра башласа, аны җыйган арадашчы шундук оттыра. Җыйган сөтен анализ ясап алалар бит аннан, су кушылган сөтнең майлылыгы ким була һәм, димәк, бәясе дә төшә. Кырын эшне чамалаган җыючы аннары бу авылга аяк та басмаячагы аңлашыла булыр.
Әмма, утсыз төтен булмый, дигән кебек, укучыбызның борчылуы да аңлашыла. Моның ише шик-шөбһәләргә бөтенләй урын калмаячагын җиткерәсе килә халыкка. Тиздән Норлатта шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы предприятие эшли башлаячак. Аның сөткә анализ ясый торган җайланмалары була, һәркем үзенең нинди сөт тапшыруын белеп торачак. Сыер асраучы сыйфатлырак сөт тапшырырга омтылачак, шуңа карап бәяләнәчәк аның хезмәт җимеше. Бу предприятие турында без газетабызның 22 март санында язган идек инде. Аны оештыру эше Фәһим Хафиз улы Гариповка йөкләнелгән. Без аның белән телефон аша эшнең барышы турында белештек.
- Бүгенге көндә муниципаль унитар предприятиегә исем бирелде, ул «Нур» дип атала. Хәзер «Нур»ны юридик зат буларак теркәү эшләре бара. Иң мөһиме - бинабыз бар, эшләрне тиздән җайга салырбыз дип уйлыйм, - дип өметләндерде безне Фәһим Хафиз улы.
Әйе, ашыгырга кирәк. Яз җитте, берәр айдан маллар көтүгә чыгачак һәм, билгеле, сөт җитештерү бермә-бер артачак. Авыл кешесен сөендереп, аның әҗере дә күтәрелер, иншаллаһ. «Нур» дип аталган яңа предприятие моңа ышаныч тудыра.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев