«Үз эшенең чын осталары менә шундый була инде»
#әйтәмәле
Кызлар, мин дә сезгә үз фикеремне җиткерим әле. Соңгы вакытта газ миче еш сүнә башлады, тиктомалдан. Җил дә юк, буран да түгел. Аптырадык инде менә. Нишләргә белмәгәч, Норлат газ эксплуатацияләү хезмәтенә шалтыратырга булдым, гозеремне аңлаттым. Хәбәр бирүемә ярты сәгать вакыт уздымы икән, егетләр килеп тә җитте. Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Мин әйтәм, шулай да була икән. Карадылар, гаебен таптылар һәм төзекләндереп киттеләр. Мичебез, шөкер, әйбәт эшли.
Үз эшенең чын осталары менә шундый була инде ул. Хезмәтләренә үтә җаваплы караулары өчен мең рәхмәт. Эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә бәхет телим.
Фото: "ЯҮ" архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев