Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Үз артыңнан җыештыру шуның кадәр авыр эшме икән соң?!»

Елга, күл буйларында, табигать кочагында ял итәргә яратабыз да инде. Тик менә шул күңел ачып утырган җирдә ничек итеп чүп-чар калдырырга була икән ул?

Карамалы Тау бистәсе яшьләренә иде сүзебез. Әле кайчан гына активистлар яр буен җыештырды, ә инде ял көннәреннән соң без кабат күңелсез «пейзажны» күрдек. «ЧистоВолонтерлар» иреклеләре, учреждение хез­мәткәрләре, мәктәп укучылары һәм бистәдә яшәүче битараф булмаган кешеләр тәртип урнаш­тыру өчен даими рәвеш­тә өмәләргә чыга. Ләкин чүп-чар кабат-кабат пәйда була.

Үз артыңнан җыештыру, туңдырма төргәген, тәмәке төпчеген чүп савытына ташлау шуның кадәр авыр эшме икән соң?! Табигатьне бергә-бергә саклаганда гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп була торгандыр ул!

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Фото: «ЯҮ» архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев