Урамда йокы киеменнән йөрү – оятсызлыкмы, әллә модамы?
Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Урамда йокы киеменнән йөргән кызларны күрәм дә, аптырыйм! Элек без ирләребез янында гына да кияргә оялган ефәк пеньюарлардан хәзер ачыктан-ачык урамда, бөтен мир алдында йөрергә дә тартынмыйлар, әстәгыфирулЛаһ! Ахырзаман галәмәтедер инде бу, ә?! Бер тәрбиясезе, иман, оят дигән нәрсәне белмәгәне киеп күрсәтә дә, калганнары шуны «круто» дип кабул итеп, көндәлек киемгә әйләндерә. Өйдә, иң якыннарың алдында гына кияргә яраган кием белән, урамга кияргә яраганы арасында аерма бар бит, кызлар! Ул челтәрле, юп-юка – бөтен нәрсәгезне белгертеп, күрсәтеп торган киемнән халык күзенә чыгарга ничек батырчылык итәсез сез? Кайберләрегезне күргәч, мин кызарам, миңа оят. Әниләрегез ничек рөхсәт итә шулай йөрергә? Кызларны шәрәлек түгел, тыйнаклык бизи. Ирләр күзе дә яшерен гүзәллеккә соклана, ярылып яткан оятсызлыкка түгел!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев