«Үлгән күгәрченнәр ята торган су яныннан узарлык түгел...»
Королев урамы, 2нче йорт янындагы сквер фонтаны аяныч хәлдә.
Бер сазлыкка әйләнеп бара. Май ахыры җитте, тик фонтанны бер тапкыр да чистартмадылар һәм кабызмадылар да. Шәһәрдә фонтаннар алай ук күп түгел дип беләм. Ник тәртипкә китермиләр икән?! Быел бит яз да иртә килде.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Фото: Зеленодольск. Онлайн ВК сәхифәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев