Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Телебезгә хөрмәт булмау күңелне тырнады»

Безнең ишегалдында да, ниһаять, матур бәйрәм оештырдылар. Шулай тиеш булгандыр. Башта җыештырдылар, төзекләндерделәр. Хәтта, гомергә буялмаган подъезд ишекләренә хәтле буяп куйдылар, җәй буе чабылмаган үлән дә юк ителде.

Ә инде бәйрәмнең үзендә җырладылар-биеделәр, уеннарга хәтле уйнадылар, урыннар билгеләделәр, җиңүчеләргә бүләкләр өләштеләр. Кемнәргәдер грамоталар да тапшырылды. Бер сүзем юк, бик күңелле булды. Бала-чага да рәхәтләнде инде анда. Әмма, барыбер дә, күңелдә бер төер калды. Туй үпкәсез булмый дип әйтәләр бит әле. Монда да шулай. Үпкәм шул – бәйрәм барышында ник бер татар сүзе ычкынсын. Хәтта Россия Президенты Татарстанга килгәч, татарча исәнләшкән иде бит. Монда да «хәерле көн» дип әйтергә була иде, югыйсә. Бәйрәмдә олы буын кешеләре дә шактый иде. Телебезгә хөрмәт булмау күңелне тырнады. Киләчәк буынга нинди үрнәк күрсәтәбез дә, нәрсә генә калдырабыз.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев