Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Татарның акылы соңыннан йөри диләр. Шулай буласын белгән булсам да бит…»

Яңа фатирыбызда ремонт эшләре төгәлләнгәч, җыештырырга дип ярдәмгә клининг компаниясен чакырырга булдык. Ирем каршы килмәде, шулай булгач, мин теләп ризалаштым.

Танышлар аша таптык, иртән килгән ханым, кичкә кадәр юарга тиеш иде. Кичен эшне кабул итим дисәм, ни күрим – идән әшәке, унитаз сап-сары, стена плитәләре ап-ак. Болай су белән генә мин бит инде аны үзем дә юып чыгара ала идем. Бу хезмәт белән шөгыльләнүчеләр булгач, үзләренең махсус чаралары, тузан суырткычы бар дип уйладым. Гадәттә киноларда, рекламаларда бик оста юалар. Чынбарлыкта алай түгел икән. Ризасызлык белдергәч, кабат юды. Тик барыбер мин көткән «уау» дигән эффект булмады. Хакы да арзан түгел бит әле, 9 мең сумнан артык. Әни әйтә, бу акчага үзем дә ялт итеп җыештырып чыга идем, ди. Татарның акылы соңыннан йөри диләр. Шулай буласын белгән булсам да бит…

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев