Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Шундый гамьсез булырга ярамый»

Еш кына: «Балаларыгызны юл аркылы чыгарга өйрәтегез!» дигән сүзләрне ишетергә була. Дөрес фикер, тик мин өлкәннәргә дә юлда йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерер идем.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Еш кына: «Балаларыгызны юл аркылы чыгарга өйрәтегез!» дигән сүзләрне ишетергә була. Дөрес фикер, тик мин өлкәннәргә дә юлда йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерер идем. Кайберәүләрне күреп, исең-акылың китә. Беркөнне матур гына киенгән ханым як-ягына карамыйча гына, үз көенә юл аркылы чыгып бара. «Пешеходный» да түгел, светофор да юк. Машиналар мыж килеп йөри торган җир. Ә ул, мин сиңа әйтим, патшабикә, диярсең. Тирә-юньгә күз салырга уйламый да. Менә шундый гамьсез булырга ярамый бит инде, машина шып итеп туктый алмый, хәзер кышкы юлларда аеруча куркыныч. Ничек кенә булса да, һәрберебез игътибарлы булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев