Шәһәребездә яхшы табиблар, үз һөнәренең осталары бар
Кызлар, «Әйтәм әле» сәхифәсен укыйм да, гел тискәре фикерләр генә язалар дигән нәтиҗәгә киләм. Ә бит тормышыбызда уңай күренешләр дә юк түгел. Аларны күрә белергә генә кирәк.
Мин, мәсәлән, шәһәребездәге яхшы табиблар, үз һөнәренең осталары турында әйтергә телим. Кардиолог Гөлназ Хәйруллина янына баргач та, терелеп кайткандай буласың. Һәр пациентка елмаеп кына тора. Онколог Сергей Бакунин да бик игътибарлы табиб. Хирург Анатолий Комарницкийның алтын куллы белгеч булуын күпләрегез белә торгандыр инде. Һәммәсенә дә рәхмәтле мин, кызлар. Авырырга язмасын инде, шулай да дәваханә юлларын таптаганда менә шундый табибларыбыз тәмле теле, көләч йөзләре белән дә дәвалыйлар. Адәм баласына күп кирәкми. Бер җылы караш та җитә. Кыскасы, сәламәт булыйк. Газетагызны бик яратып укыйм. Сезгә дә уңышлар, кызлар.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев