«Шәһәр ашханәсенә башка кермим» (укучы фикере)
***
Фото: ясалма интеллект
Күптән түгел шәһәр үзәгендә урнашкан бер ашханәгә төшке ашка керергә туры килде. Бу урынга без гаиләбез белән ачылган вакытта ук килгән идек. Шуннан бирле шактый вакыт узган һәм хәзергесе белән элеккесен чагыштырганда аерма бик нык сизелә. Беренчедән, бәяләр шактый арткан. Икенчедән, иң уңайсыз ягы – ризыкларның күпме торуын шунда ук белеп булмый. Меню, әйе, бар, әмма ул бер читтә генә элеп куелган. Башта барып аны карарга, аннан соң гына ризык алырга чиратка басаргамыни? Күпчелек кеше алай эшләми инде: ризыкны ала, ә бәясен кассага җиткәч кенә белә. Күрәсең, бу шулай исәпләнгән дә. Ә бит бәяләрне ризык янына ук язып куйсалар күпкә уңайлырак булыр иде. Кеше нәрсә алачагын һәм күпме түләргә кирәклеген алдан ук белеп торыр иде. Бер кечкенә кисәк балык 200 сумнан артык торсын инде. Мондый бәя белән бер балык күпмелек була икән? Башка кермим лә бу ашханәләргә. Үзең әзерләгән ризыкка җитми берсе дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев