Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Пенсиягә чыккач «шатлыктан» утырып еладык»

Миллионерлар, миллиардерлар каян килә икән ул, матбугаттта укыйм да, шаккатып утырам. Без авылга Свияжскийдан кайттык. Норлат совхозында 10 ел эшләдек.

Пенсиягә 2000 елда 994 сум белән чыктык. Утырып еладык, «шатлыктан». Ирем 3нче төркем инвалид, икебезгә 20 мең сум пенсия алабыз. Йә, әйтегез әле, кая куярга ул акчаны? Даруга гына күпме китә, үзем дә авыру. Бәяләрнең артып торуына чыдар әмәл юк. Күңелемне сезнең белән бушатырга булдым, кызлар. Бу дөньяда ник бер дөреслек юк икән дим, эшләгән кеше лаеклы пенсиясен дә алсын иде ул. Үзем 1945 елның 9 маенда туганмын. Тик мине язарга кеше булмаган, августта гына теркәгәннәр. Менә шундый хәлләр.

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев