Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Олы кешегә күпме кирәк инде, аздан да күңел була»

#әйтәмәле

«Тау Иленнән Гөлсинә апагыз Мөхетдинова шалтырата.

 Түбән Урысбага авылы мәдәният йортында узган Рәшит Сабиров концертына без дә килдек. Шыгрым тулы залны күргәч, шакаттым. Ник бер урын булсын! Күпме басып торган булыр идем әле, шулчак җирлек башлыгы Хәйдәрнең хатыны Гөлнара Сибгатуллина миңа урын бирде. Шуннан нәрсә инде диярсез, ә минем бик күңелем булды. Олы кешегә күпме кирәк инде, аздан да күңел була. Гөлнарага бик тә рәхмәтлемен. Киләчәктә үзен дә шулай зурласыннар. Ә концерт искиткеч матур булды. Вакытның узганын сизмәдек тә. Күптән шундый җылы, рәхәт чыгышлар карагыным юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев