Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Ник ул автобусларны иртән һәм кичен күбрәк куймыйлар икән?

Иртән Мирныйдан шәһәргә эшкә килүе бигрәк проблемалы.

Бер көнне автобус 50 минутка якын үрмәләде. Соң, бу вакытта Казанга барып җитәргә була ич! Ник ул автобусларны иртән һәм кичен күбрәк куймыйлар икән? Аннан, 2нче маршрут юри акрын йөри кебек, йоклап китәргә була, валлаһи. Кайчак тукталышларны да игълан итмиләр. Бер көнне, читтән килгән кешеләр ахрысы, әбиең белән бабаең чак төшеп өлгерде. Пассажирлар арасында төрле кеше бар бит, белмәүчеләр дә юк түгел. Яздырып куелган язманы кабызуы авырмы икән дип аптырыйм инде.

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев