«Ник әле мин үз авылымда татарча сөйләшергә куркып утырырга тиеш?!»
Ул халык җыеннарына килгән хакимият вәкилләренең ике телне дә белүе мөһим.
Чөнки күп очракта, килгән халык әйтергә теләгән фикерен җиткерә алмыйча, кайтып китә. Бөтен кеше алдында вата-җимерә русча сөйләгәнче, дәшмим дип уйлый ул. Менә быел Мулла Иленә районның башкарма комитет җитәкчесе Хәбибуллин килде. И җайлы булды да инде, һәр теләгән үз фикерен, тәкъдимен җиткерде. Җитәкче дә борын чөеп утырмады, халык белән аралашты. Әйтәсе килгәнем шул, хисап сессияләренә татарча белгән җитәкчеләр килсен.
Алайса ник әле мин үз авылымда татарча сөйләшергә куркып утырырга тиеш?!
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев