«Моңа чик куярга вакыттыр бит инде»
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Дәүләт Думасы питбайкларның юлларда хәрәкәтен чикләргә планлаштыра. Закон проекты әлеге транспорт төре катнашында юл һәлакәтләре санын киметергә тиеш. Шулай ук өлкәннәргә питбайкны балигъ булмаганнарга тапшырган өчен штрафлар кертү планлаштырыла. Әгәр дә бу закон гамәлгә ашырылса, аларны махсус мәйданчыкларда гына кулланырга мөмкин булачак икән. Бу исемлеккә самокатларны да кертсеннәр иде. Чөнки әлеге төр техникада күпме яшьләр бәлаказага тарый, балаларның гомере өзелә. Моңа чик куярга вакыттыр бит инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев