«Мирный районы ялтырый, шәһәр калтырый»
Шәһәр урамнарыннан узганда күзем шундый картинага төште әле...
Шәһәр урамнарыннан узганда күзем шундый картинага төште әле: кайбер урамнар чәчәккә мулдан күмелгән, кайберләрендә ник берәү үссен. Ул Столичная, Жуков урамнарын, «Метеор» бассейн тирәсен генә алыйк. Өсте-өстенә утыртканнар. Янгын сүндерү часте янында да шундый ук хәл. Ә инде төп урамнарның берсе Карл Маркс, Гогольгә керсәк, бөтенләй буп-буш. Мирный районы ялтырый, шәһәр калтырый булып чыга түгелме соң?! Юллары рәтләнде инде, шөкер. Киләсе елга чәчәкләрне дә тигез итеп бүлеп утыртсалар иде.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев