«Менә кайда ул моң, тавыш, зәвык, тәрбия, татар сәнгате, шигырь сөйләү осталыгы!»
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концертын карадык.
Менә кайда ул моң, тавыш, зәвык, тәрбия, татар сәнгате, шигырь сөйләү осталыгы! Барысын да бер сәхнәгә туплап, халыкка җиткерүләре, елатып, көлдерүләре, рухи азык бирүләре өчен зур рәхмәт бу матур парга. Шушы юлдан тайпылмыйча, йолдыз чирен йоктырмыйча алга барсыннар, теләгем шул. Ике сәгатьтән артык бер секундка да туктамый, сәхнә гөр килеп торды. Тик артымда утырган абзыйның «әя кайтабыз, чәй суынды инде», – дип, бала-чага кебек киреләнеп утыруы нервыма тиде. Ул теләмәгән ир-атны көчләп концертларга ник алып киләләр икән?! «Родина» музыкаль театрының залы зур түгел. Шуңа да һавасызлыктан тынчу булды, ул ишекләрне ачып куйсалар, күпкә җиңелрәк булыр иде дип уйлыйм. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим инде, ахырдан гардеробтан пәлтәне алыр өчен чират торганда кеше боткасында чүт кысылып калмадым. Андый чаралар буласы көнне ике кеше билгеләсәләр дә була торгандыр, ярты сәгать бер пәлтә алу өчен чират тору эш түгел. Ярар, болары театр җитәкчелеге колагына иде, ну концерт искиткеч!
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев