«Мал тизәкләрен кем җыярга тиеш соң?»
Шәһәребезнең каенлык паркында искиткеч матурлык: ул чәчәкләр дисеңме, балалар өчен уен зонасы, искитмәле инде менә. Тик шушы матурлыкны бозып, эт итеп китүчеләр дә юк түгел.
Узган атнада гына Иван Купаланы бәйрәм иттеләр. Анда ниләр генә юк иде мин сиңа әйтим: энәдән алып, сарык, кәҗәсенә кадәр алып килгәннәр. Шәһәр халкының күңелен күрер өчен инде болары, авыл кешесе ул малларны көн саен күрә бит. Сүзем шул, малларны алып киткәч, аларның тизәкләрен кем җыярга тиеш икән соң? Ашаган җиренә... дип әйтәләр андыйлар турында. Ял итәргә чыккан бөтен халык шуны суларга тиешме икән хәзер? Көннәр нинди эссе тора, ул исне иснәү түгел, күз алдына китергәч тә укшыта бит җә. Кызлар, зинһар, язып чыгыгыз әле, бәлки ишетерләр.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев