«Кыскалыкта осталык» дип, халык белми әйтмәгән
Туганыбызның ел ашын уздырдык. Булышырга мин дә кайттым, Аллаһ кабул итсен.
Иртән бабайлар килсә, көндезге бергә әбиләр чакырулы иде. Мул табын кордык, хәзер инде салаты да берничә төрле ясала, кабымлыклары да. Туй табыны диярсең. Бабайлар молодцы ичмасам: килделәр, вәгазь, Коръән укылды, сәдакалар таратылды. Озакка сузмый гына ашап-эчтеләр дә, китеп тә бардылар. Тизрәк хатын-кызлар өчен икенче табын корырга керештек. Сүз итеп әйтүем гайбәт булмасын, тик төштән соңгы Коръән мәҗлесе бик озакка сузылды. Әйтмим, вәгазен дә укырга кирәк, әрвахлар рухына догасын да. Тик һәр нәрсәнең чамасы булырга тиештер, табын артындагыларны ялыктырмаска кирәктер дип уйлыйм. Анда бит төрле яшьтәгеләр бар, авыруы борчыган кешеләр дә булырга мөмкин. Озак табын артында утыра алмыйм дип, мәҗлескә бармаучыларны да беләм. «Кыскалыкта осталык» дип, халык белми әйтмәгән.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев