Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Кот очып тора шул медосмотр дигәч»

Зарыбызны сезгә дә сөйлик әле, «Яшел Үзән», бәлки бу хәл уңай якка үзгәреш алыр.

Зарыбызны сезгә дә сөйлик әле, «Яшел Үзән», бәлки бу хәл уңай якка үзгәреш алыр. Бюджет оешмасында эшләүчеләрнең – мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләренең медосмотр узуы глобаль проблемага әйләнде. Соңгы ике-өч елда күзәтелә бу хәл. Диспансеризация узганда безне күккә чөяләр, ә медицина тикшерүенә килгәч, киресенчә. Кергән бер ишектән никтер әрләп чыгаралар. Беренче сорау шундый: без ул медосмотрны кая узарга тиеш соң? Һәркемнең дә Яшел Үзәндә акча түләп үтәргә мөмкинлеге юк бит. Икенчедән, Норлат хастаханәсенең эш сәгате ничек? Ник төштән соң килгәнне яратмыйлар? Алар да, башка учреждениеләр кебек, кичке бишкә кадәр эшли бит. Без бит анализ бирергә бармыйбыз. Башка авылдан киләбез, арабызда төрле яшьтәгеләр бар. Шуның кадәр дорфа сөйләшәләр, олы кешегә, гомумән, хөрмәт юк. Без дә эштән сорап китәбез бит. Аннан, без уйлап чыгарган нәрсә түгел бит ул. Кот очып тора шул медосмотр дигәч. Бер җиргә керер өчен ике-өч тапкыр барабыз. Әле ярый Ринат Акмалович бар, елмаеп каршы ала, тешләребезне карап җибәрә. Аптыраганнан шалтыратуыбыз, бәлки сезнең газета аша ишетерләр. 

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев