«Киемнең тиз тузуына чыдар әмәл юк!»
Ирем күптән түгел заводка эшкә урнашты.
Ике атнага бер костюмын юарга алып кайта, «килен» үз эшен башкара ла, зарланмыйм. Тик менә киемнең тиз тузуына чыдар әмәл юк. Костюмның төсе дә, формасы да бик матур, материалының сыйфаты гына ташка үлчим. Инде ничә ямау салганмындыр. Әй, тапкан проблема дип, нәтиҗә ясарга ашыкмагыз әле, кызлар. Болай, бушанып кына шалтыратуым иде.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев