«Кеше бик нык үзгәрде - явызланды, усалланды»
***
Кичен подъезд төбендә гармун уйнап утыручы ир-атны видеога төшереп, берәү социаль челтәргә куйган. Имеш, комачаулый, шаулый, тынычлыкны боза. Хәзер гармун уйнаучыларны көндез шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый. Миңа калса, шатланырга гына кирәк, уйнасын рәхәтләнеп. Алайса урам буенча сүгенеп йөргән, машинасында музыка акырткан кайбер яшьләрдән гарык инде. Татар көйләрен ишеткәч, тагын да күңелле булып китте. Хәтерлим әле, бер елны без дә Яшел Үзән Сабан туеннан кайткач, подъезд төбендәге эскәмиягә чыгып, гармунда уйнап, җырлап утырган идек. Сагындыра шул чаклар. Хәзер әнә, видеога төшереп, бөтен кеше алдына чыгарып, тикшерергә һәм гаеп эзләргә генә торалар. Замана үзгәрде дибез, кеше дә бик нык үзгәрде. Явызланды, усалланды диимме...
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев