«Кем уйлаган этләрдән куркып яшәр заман җитәр дип»
Бу этләр темасы туйдырды инде, чистый. Шулай да күңелемне бушатыйм әле, кызлар.
Күпме аянычлы очраклар булды, әле дә булып тора. Безнең шәһәрдә генә эт тешләү очраклары күпме, сез язган сводкадан да укып торабыз. Урамда йөрүчеләре бер хәл, хуҗасы белән чыгучылар да куркыныч бит. 18нче мәктәп янында берәү бозау кадәрле зур эте белән йөри, борынчыгы да юк. Тими, тешләми, диләр күбесе. Хуҗасын тешләмәс инде тагын, чит кешегә нинди реакция буласын бер Аллаһ белә. Кем уйлаган этләрдән куркып яшәр заман җитәр дип.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев