Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Яшел Үзәндә урнашкан кием-салым кибете халыкка бәйрәм оештырды

***

Шәһәр үзәгендә урнашкан кием-салым кибете товарга 50 процент ташлама ясап, халыкка бәйрәм оештырды бит. Безнең эштә кызлар төшке аш саен шунда чаба башлады. Ашау-эчү дә онытылды. Ничек тә арзанлы бәядән, кирәкме, кирәкмиме, әйбер алу максат булды. Ничә еллар җыелып яткан товар, ниһаять, хуҗаларын тапты. Кибет киштәсе бушап калды. Кеше куян куа диеп, мин дә калмадым инде, авылга бер галош булса да алдым. Пакет-пакет әйбер тутырган кешене күреп, шатландым. Вәт башка кибетләргә дә үрнәк бу! Товарыгыз сатылмыймы? Ташлама ясагыз! Ике көндә кырып-себереп алып бетерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев