Яшел Үзән урамнарында урындыклар җитми
Әйтәм әле

Яшел Үзән урамнарында урындыклар җитми

Укучы фикере.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Кызлар, бер гозер белән шалтыратуым. Шәһәр урамнарында никтер урындыклар юкка чыкты. Без – өлкән кешеләр өчен ул бик тә кирәк. Күпләрнең аяклары авырта, кан басымы да уйнап тора. Андый чакта хәл алып, ял итәсе иде дә бит... Аннан, шәһәр урамнары чәчәкләргә түгел, ә чүп үләненә күмелде. Ә бит, үзәк урамнарда гына түгел, ә башка җирләрдә дә чәчәкләр үсеп, тирә-юньне бизәп утырган чаклар бар иде. Хәзер ник алай түгел. Бер метрдан артык үскән чүп үләне Яшел Үзәнебезне һич кенә дә бизәми. 


Нет комментариев