Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Һәр җирдә шундый тәртип булса икән лә ул!

Көн дә эшкә автобуста йөргәч, төрле хәлләргә очрыйсың да, кемнәрне генә күрмисең. Бу юлы Яшел Үзәнгә килгән туристлар белән туры килдем.

Тәрәзәдән шәһәрне күзәтеп барулары. Эчтән генә янам-көям, урамнарыбызны күреп аһ итәрләр дә, оятка калырмын дип уйлыйм. Үзең яшәгән шәһәр турында бер дә начар фикер ишетәсе килми бит әле. «Җәмигъ» мәчете яныннан узып барганда кунакларның матур дип, соклануларын ишеткәч, эчемә җылы йөгерде. Чынлап та, Мирный бистәсендә дә, шәһәрдә дә иман йортлары яныннан узганда чисталыкка, куак-чәчәкләрнең матурлыгына хозурланасың. Һәр җирдә шундый тәртип булса икән лә ул!

Рәзилә Хәйретдинова фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәдистә әйтелгән: чисталык - иманның яртысы